Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык әйтсә, хак әйтә

Соңгы вакытта «Салават күпере» микрорайоны турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп язылды.

Югары басымлы газ торбасының йортларга якын булуы, ниндидер йортның уртасында ярык барлыкка килүе, йортларның вакытында тапшырылмавы турында дисеңме – берсе дә калмады.


Иптәш президент иртән «Хәерле иртә» дип Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры күренешен социаль челтәрләрдә элеп куюы була, китә эшләр хутка...
«Әллә ничә ел чиратта торабыз!», «кайчан тапшырасыз?!», «көтә-көтә көтек булдык...», «ачкычлар бирегез!», «өйгә кайтасы килә!» дигән ялыну-ялварулар тезелеп китә. Билгеле, болар арасында 1-2 позитив сәламләү дә очрый очравын, әмма ырылдап-мырылдап язганнары күбрәк шул.
Бу ялыну-ялваруларны укыйм да аларның тизрәк яңа йортларга күченүен телим. Аннан үземне дә, аларны да чын күңелдән кызгана башлыйм... «Салават күпере», «яңа, зур микрорайон» дип сөйлиләр сөйләвен, әмма ул тирәләргә күчеп яши башлагач, яңа проблемалар өстәлүен белми әле ул халык...
Иртән бөтен халык – эшкә, кичен өйгә ашыга. Башкалага яки, киресенчә, башкаладан – Салават күперенә. Осиноводан Казанга төп юл – Осиновская урамы, ягъни кәҗә тыкрыгы. Гадәттә, авылларда тар тыкрыкны «кәҗә тыкрыгы» дип йөртәләр. Андый тык­рыклардан машина-трактор йөрми, бары җәяүлеләр һәм мал-туар гына үтә. Монда да нәкъ шундый хәл: үзе тар, үзе караңгы урам. Шушы тар урамнан көне-төне транспорт йөреп тора.
Тротуар дигән нәрсә дә юк дәрәҗәсендә, транспорт ташкыны кеше капка төбеннән үк уза диярлек. Ул урамда яшәгән кешеләргә Ходай түземлек бирсен дә, сәламәтлек бирсен инде. Иртә-кич бөкеләр чак­рымнарга сузыла. Тукталышка карасаң да, халыкның күплегенә исең китәрлек! Кытай халык рес­публикасы диярсең. Шул бер төркем халык, кара болыт булып, ике арада йөреп торучы бердәнбер җәмәгать транспорты – 36 номерлы автобусны штурмлый.
Машинада руль артында утырып әлеге күренешне көн саен күзәтергә туры килә, чөнки шушы кыска гына юл аралыгында ярты сәгать вакытың үтә дә китә. Үзебез бөкедә утырабыз, үзебез реклама тыңлыйбыз: «Шәһәр үзәгеннән 15-20 минутлык юл! Бөтен уңайлыклары булган мик­рорайон!» Матур, аһәңле, кызыктыргыч яңгырый, афәрин...
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды биредә «Ак таш», «ГрэйтСтрой», «ПСО «Казань», «Камгэсэнергострой» оешмалары белән берлектә 18 катлы 93 йорт төзеп кулланылышка тапшырыр­га планлаштыра. Билгеле инде, йортлары булгач, мәктәп, балалар бакчалары, дәвалау оешмалары, кибетләр дә булачак дигән сүз. Күз алдына гына китерегез: әлеге микрорайонга Татарстанның берничә районы кереп утыра! Әле йортларның барысы да төзелеп, тапшырылып бетмәгән, тап­шырылап беткәч, ни булыр?!
Кәҗә тыкрыгындагы чакрымнарга сузылган бөкеләр мәсьәләсе ничек хәл ителер?!
М7 трассасы яки Оргсинтез аша йөрсеннәр, дияр кайберәүләр. Татар халык мәкале дә «әйләнечтән юл яхшы» икәнлеген искәртә. Әмма шәһәр үзәгенә авыллар аша әйләнеп бару кебек килеп чыга ич инде бу, җәмәгать. М7 трассасына чыксаң, юл кырыенда басып торучы ярымшәрә кызлар очрап, кәефеңне төшерүе дә бик ихтимал әле. Алар шулай алны-ялны белми, кышкы салкыннарда да, җәйге эсседә дә, язгы-көзге яңгырларда да «тырышып эшли». Республикабызның «йөзе» булып, ерактан ук балкып тора алар. Машина йөртүчеләр бераз гына тизлек арттырса да, штраф бар, хөкем бар, ә менә боларга берни юк. Ярый, кәҗә тыкрыгы белән турыдын-туры бәйләнеше булмаганлыктан, әлеге кызыклы һәм мөһим теманы икенче язмабызга калдырып торыйк һәм юлыбызны дәвам итик...
Чыннан да, республикабызның төрле шәһәрләрендә зур-зур төзелеш­ләр планлаштырыла, алып барыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары теге яки бу объектның, йортның кулланылышка тапшырылуы турында шатланып хәбәр итә. Вертолетка утырып килгән президент сөйли, премьер-министр чыгыш ясый, халык кул чаба. Соңрак бетмәс-төкәнмәс проблемалар башлана.
Мөһим бер теләк һәм таләп: күңелле вакыйгаларга алмашка чишелмәслек проблемалар килмәсен иде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин  объектлар, йортлар төзүне планлаштырган этапта ук инфраструктура системасына да тулы, объектив анализ ясап, контрольдә тотсын; үз кулы астында эшләүчеләргә Казан – Осиново юлы белән бәйле вәзгыятьне өйрәнеп, әлеге проблеманы уңай хәл итүне таләп итсен иде.
Ә хәзергә халык Казан – Осиново юлындагы кәҗә тыкрыгында:
«Юллар, юллар, авыр
    булса, булсын,
Тик соңгысы гына
    булмасын...»

дип борын эченнән җыр сузып, бөкеләрдә утыра...

Нәзирә Гыйззәтуллина.
Осиново

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Осиново на трассе М7 попутка пробка трасса