Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Халык участковые»н сайлыйбыз

7 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые-2018» VIII Бөтенроссия конкурсының чираттагы этабы башлана.

Конкурсны Россия Эчке эшләр министрлыгы  полиция хезмәткәрләренә  ышанычны арттыру, хезмәтнең абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелектә  полициянең участок уполномоченныйлары турында позитив мөнәсәбәт тудыру максатыннан  уздыра.
7сеннән 16 октябрьгә кадәр татарстанлылар  республика буенча иң яхшы участковыйны сайлаячак.  Аннан соң региональ җиңүчеләрнең анкеталары  Россиянең Эчке эшләр министрлыгы сайтында басылып чыгачак. Анда илнең һәр яшәүчесе  катнашучылар турында материалларны өйрәнеп, үзе сайлаган иң яхшы участковый өчен тавыш бирә ала.  Конкурсның соңгы этабы федераль дәрәҗәдә 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Ничек тавыш бирергә?
Халыкның тавыш бирүе  Татарстан Республикасы  МВД рәсми Интернет-сайтында (16.мвд.рф) узачак. Тавыш бирер алдыннан сез  катнашучылар анкетасы белән  конкурсантның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме буенча  табып таныша аласыз.  Яшел Үзән эчке эшләр бүлеген УУПның өлкән участковые Степан Долгарев, Никита Осипов һәм Роман Алтынов тәкъдим итә.

Лилиана Славкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев