Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык сынамышлары ни юрый?

21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.

22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.
23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.
24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.
25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.
26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур  булыр.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев