Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык санын алу Яшел Үзәндә тулы көченә бара

Җанисәп алучылар йортлар буенча йөреп, анкеталарны тутыра. Әйтергә кирәк, яшел үзәнлеләр бу чараның мөһимлеген аңлап, анда катнашып калырга тырыша.

Халык санын алу 15 октябрьдә башланып китте һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исәп алучылар ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшли.
Халык санын алу вакытында нинди сораулар бирелүен тагын бер тапкыр исегезгә төшереп узабыз.

Кешеләргә 33 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр. Аларда, әлбәттә инде, җенесе, яше, гражданлыгы, туган һәм яшәү урыны, милләте, гаилә хәле, балалар саны, керем чыганаклары, мәшгульлек, торак шартлары турындагы сораулардан тыш, 2010 елгы халык санын алу белән чагыштырганда, телләр турындагы сорауда көндәлек тормышта нинди тел кулланылуы турында да бар.

Ә белем турындагы сорауда «мәктәпкәчә белем» варианты һәм югары белем градациясе — «бакалавриат», «специалитет», «магистратура» барлыкка килгән. Мәшгульлек, миграция һәм керем чыганаклары турындагы сораулар блоклары яңартылган: «үзмәшгульләр» графасы, элекке яшәү урыны турында сорау барлыкка килгән. Интернетка һәм мобиль элемтәгә керү мөмкинлеге булуы белән дә кызыксыначаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев