Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык саны арту зур үзгәрешләр таләп итә

Яшел Үзән республиканың башка районнарыннан, территориясендә шәһәр тибындагы бистәләр урнашуы белән нык аерылып тора. Осиново авыл җирлеге андый статуска ия булмаса да, Казан янында урнашуы сәбәпле, республикада аерым категориядәге җирлекләр исәбенә керә. Транспорт, хуҗалык һәм социаль өлкәдә Казан белән бер булып яши.

– Безнең җирлектә шундый агломерациянең төп факторы булып икътисад тора, – дип сөйли район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Осиново җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов. – Җирле-сәнәгать юнәлешендә зур предприятиеләрдән «Майский» ТК, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ширкәте, үзенең резидентлары белән М7 индустриаль паркы, 117 предприятие һәм оешма, шулай ук, күршедәге Казан шәһәренең «Салават күпере» микрорайонында барган зур төзелешләр һәм инфраструктура җирлек үсешенә нык тәэсир итә.
Бүгенге көндә биредә халык саны 17151 кешегә җиткән. Шуның белән ул Яшел Үзән муниципаль районында халык саны зур плюс белән арткан бердәнбер җирлек. Бу туучылар санының артуына һәм зур миграция үсешенә бәйле. Территориядә 2 урта мәктәп булып, В.В.Карпов исемендәге лицейда укучылар саны узган елга караганда, 85кә арткан. Уку 2 сменада алып барыла. Яңа уку елында лицейда беренче сыйныфлар саны да унга җиткән! 
– 2018 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә лицейның 800 урынлы икенче корпусы төзелә башлады. Бүгенге көндә төзелеш эшләре тәмамланып килә, – дип сүзен дәвам итте башлык. 
– Җирлектәге дүрт балалар бакчасында 1254 сабый тәрбияләнеп, 500дән артыгы урын көтә. Балалар бакчаларына булган зур чират һаман да шул миграциянең һәм табигый үсешнең югары темпларына бәйле. 
Җирлек башлыгы билгеләвенчә, Осиново амбулаториясе 9 мең кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән булса да, аңа 13900 кеше беркетелгән. 18 терапия койкалы көндезге стационар бар. Хәзер анда капиталь ремонт алып барыла.
Әлеге ремонтка карата Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе Михаил Афанасьевның фикере башкача. Аерым алганда, ул ремонт барышы белән канәгать түгел. Район үзәк дәваханәсе баш табибы вазифасын башкаручыдан аңлатма таләп ителә. Медицина хезмәте мөһим объектларның берсе булып тора. Шуңа күрә, ремонт өчен бүленеп бирелгән акчаның вакытында максатка юнәлешле кулланылуы мөһим. 
Осиново мәдәният йортына шулай ук кичекмәстән капиталь ремонт таләп ителә. Әмма мәдәният йорты хезмәткәрләре бина иске дип кул кушырып утыр мый, җирлектәге бөтен чараларны уздыруда актив катнаша, түгәрәкләр эшли. өстәвенә, монда музей һәм китапханә дә урнашкан. Биналар һәм өстәмә штатлар җитмәү үзен сиздерә. Проблема кискен тора. Шуларга бәйле рәвештә, район җитәкчесе Михаил Афанасьев җаваплы җитәкчеләрнең ТР Мәдәният министрлыгы белән элемтәдә торып, мәдәният йортын яңарту мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләргә кирәклеген белдерде. 
Җирлекнең урнашу үзенчәлеген, халык санының артуын һәм Казанга якынлыгын исәпкә алганда, монда полиция бүлегенең дә бинасын ремонтларга һәм ведомстводан тыш сак бүлеген дә булдырырга кирәк. Ремонт эшләре киләсе елга планлаштырылган. 
– Минемчә, Осиновоны республика күләмендәге җирлек буларак карарга кирәк, – дип сөйли Альберт Сәлимов. – Юллар, төзекләндерү, спорт инфраструктурасы, социаль өлкә, җәмәгать транспорты – болар кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр. Безнең авыл җирлеге барлык район һәм республика программаларында актив катнаша. Әйтик, су җыю скважиналары өчен сак зоналарын ясау эше бара, хәзерге вакытта ике скважина лицензияләнде инде. Шуңа ярашлы эшләр калган уникесендә дә алып барылачак. Күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир участокларын су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен республика программасы буенча 2,5 км су челтәре төзелеше планлаштырыла. Җирлек күп катлы һәм шәхси йортлар төзелеше өлешендә дә актив үсеш алды. 
– Осиново җирлеге гади түгел, бөтен яктан да, – дип нәтиҗә ясады район җитәкчесе. – Сез, тәҗрибәле җитәкче буларак, эшләрне актив дәвам итәрсез дип уйлыйм. Могҗиза булмас, проблемаларны читтән килеп хәл итмәсләр, шуңа күрә юлларын эзләргә туры киләчәк. Бездәге эшмәкәрләрнең салымнары да үзебездә калырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев