Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Халык контроле" системасына ел башыннан 40 меңгә якын гариза кергән

Проблемаларга 25-44 яшьлек татарстанлылар активрак игътибар итә, аларның да күпчелеге хатын-кызлар.

Агымдагы елның гыйнварыннан июнь аена кадәр, «Халык контроле» системасында, 40 меңгә якын гариза теркәлгән. Мондый мәгълүматлар белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы урынбасары Радик Гыйсмәтов республика онлайн-брифингында уртаклашты.

"Беренче яртыеллыкта системада 39 меңгә якын гариза һәм аларга 27 мең комментарий бастырылды. Гражданнар, шулай ук, 79 мең тапкыр бер-берсенең гаризаларын хуплады ", - дип хәбәр итте министр урынбасары.

“Халык контроле” системасы белән Татарстанда 25 яшьтән 44 яшькә кадәрге халыкның күпчелеге файдалана. 60% очракта шикаятьләрне хатын-кызлар юллый.

Барлык кулланучылар өчен иң популяр ачык категорияләр булып, 21%ка үсеш биргән территорияне төзекләндерү, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру кала. Ябык категорияләр буенча ТКХ хезмәтләре һәм, шулай ук, коронавирус таралуны булдырмый калу тора.

“Халык контроле” системасы инде сигез ел эшли. Көн саен тикшерүгә якынча 290 гариза керә. Шул ук вакытта, рәсмиләштерү стилен үтәмәү аркасында, модераторлар 36% ка якын мөрәҗәгатьне кулланучыларга, эшләп бетерү өчен, кире җибәрә. Дәүләт хакимияте органнарының һәм муниципалитетларның 800дән артык хезмәткәре әлеге заявкаларны эшкәртүгә җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X