Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык каршы

Инде хәбәр иткәнебезчә, узган шимбәдә Осиново бистәсендә «АГК- 1» компаниясе вәкилләре халык белән очрашты.

Ул әлеге җирлектә чүп яндыру заводын төзергә җыенучы инвестор булып тора. Белгәнебезчә, андый объектның биредә барлыкка килүенә халык аяк терәп каршы тора. Бу юлы да завод технологиясенең сәламәтлек өчен зыянсыз булуын җитәкчеләр исбатлый алмады. Гомумән, хәтта завод­ның ничек эшлиячәге турындагы видеоязманы карарга да теләмәделәр.
«Халык җыенында район башлыгы биредә завод төзелмәячәк дип әйткән иде. Ә чынлыкта киресе», – дип канәгатьсезлеген белдерүчеләргә Александр Тыгин үз җавабын җиткерде:
– Осиново бистәсенең генераль планы үзгәртелмәгән. Анда үзгәрешләрне бары тик халык тыңлаулары буенча гына кертергә мөмкин һәм сез риза яисә каршы дип тавыш бирәчәксез. Ә инде ахыргы нәтиҗәне Осиново бистәсе депутатлары чыгарачак. Экологик проекты документлары һәм дәүләт экспертизасыннан башка икеләнүегез дөрес гамәл. Без ирек­ле дәүләттә яшибез. Шуңа да бу проектның куркынычсыз булуын дәүләт һәм инвестор исбатласын. Теләсә нинди сорауга ышандырырлык һәм дөрес җавап булырга тиеш.
Әлбәттә, мондый катлаулы сорауны кычкырып, талашып, эмоцияләргә бирелеп кенә хәл итеп булмаячагы көн кебек ачык. Җитәкчелек бүгенге көндә рациональ әңгәмә көтә. Чүп яндыру заводын шәһәрдән читтә төзергә кирәк дигән фикер дә яңгырый. Бу очракта чүп түккән өчен тарифлар артачак һәм халык кабат риза булмаячак. Шуңа да тынычлап сөйләшүгә күчәргә, нигезле таләпләр куярга, шул ук вакытта экологик иминлек буенча да, һәм халыкара комиссия эшен дә күзәтергә кирәк. Аның каравы халык завод төзелүгә каршылык күрсәтеп, митингка чыгарга әзерләнә.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев