Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХАЛКЫН ДАНГА КҮМГӘН МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ

Яшел Үзәндә «Үз халкын данга күмгән татарлар» IV төбәкара фәнни – гамәли конференциясе узды

Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә «Күренекле татарлар» музее эшли. Дүртенче ел инде шушы музей кысаларында Яшел Үзән мәгариф идарәсе, Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе белән берлектә, «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип аталган төбәкара конференция үткәрелә. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырылды.

Конференция быел 21 нче февраль көнне – Бөтендөнья туган телләр көнендә уздырылды.

Россия Федерациясе регионнарыннан: Оренбург, Саратов, Самара,Түбән Новгород, Свердлау, Красноярск, Ульяновск өлкәләре, Дагыстан, Чувашия Республикасы мәктәпләреннән; Яшел Үзән районы мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнаштылар.

Коференциягә бик күп кунаклар чакырылган иде:

Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча идарә җитәкчесе;

Мусина Гөлия Фәргать кызы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе;

Габделхаков Валерьян Фәрит улы - педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Педагогика һәм психология институты мәктәпкәчә белем бирү һәм методика кафедрасы мөдире;

Идрисова Кадрия Рәис кызы - «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе

Афанасьева Рәисә Вәли кызы - Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе начальнигы;

Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы;

Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы - «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе;

Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы - «Ватаным Татарстан» газетасының баш редакторы урынбасары;

Садыйков Шамил Фәнис улы, ТР Фәннәр акдемиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының милли мәгариф һәм тарих үзәгенең өлкән хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты;

Завилейская Илсөя Мансур кызы – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире;

Дәүләтшина Рузия Җәүдәт кызы - Яшел Үзән телекомпаниясе «Көн артыннан көн» тапшыруының баш мөхәррире.

Конференция актлар залында башланып китте. Гимназия белән килгән кунакларны директор Ильина Марина Анатольевна таныштырды. Ул гимназиянең уңышлары, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләп узды. Күпмәдәниятле белем бирүгә аерым тукталды. «Күренекле татарлар» музее күпмәдәниятле белем бирүнең үзәге булып торуы турында сөйләде. Музей нигезендә кызыклы шәхесләр белән очрашу «Аралашу» клубы белән таныштырды.

Конференция эшен секцияләрдә татар һәм рус телләрендә дәвам итте: «Шушы яктан, шушы туфрактан ул», «Күренекле татарлар», «Сәясәт, фән, медицина һәм cпорт өлкәсендә күренекле татарлар», «Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле

татарлар». Конференциядә белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты. Конференциягә барлыгы 85 эш кубул ителгән иде. Быел эшләр читтән торып та каралды, бәяләнде. Укучыларның эчтәлекле чыгышларын һәйәт әгъзалары - Казан федераль университеты галимнәре, аспирантлары, иңтимагый оешма вәкилләре бәяләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар бирелде.

Конференция материаллары җыентык булып чыгачак, һәм КФУ сайтына урнаштырылачак. Конференциянең фәнни җитәкчесе педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Педагогика һәм психология институты мәктәпкәчә белем бирү һәм методика кафедрасы мөдире Габделхаков Валерьян Фәрит улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев