Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халкы актив муниципалитет – көчле

18 ноябрь – тавыш бирү көне.

Яшел Үзән районында гражданнарның үзсалым мәсьәләсе буенча референдумнар узачак. Һәр кеше, билгеләнгән сумманы түләп, үзе яшәгән җирлекне яхшы якка үзгәртүгә өлеш кертергә ризалыгын бирәчәк.
Бүген авыл җирлекләренең үз бюджет керемнәре, алар өстенә йөкләнгән күпсанлы мәсьәләрне чишәрлек һәм гамәлгә ашырырлык булмавын һәркем белә. Шулай ук, соңгы елларда үзсалым акчасы ярдәмендә ничә еллар ватык торган юлларның төзекләнүе, электр - су белән тәэмин ителешнең яхшыруы һәм башка алга китешләр күз алдыбызда. Авыл җирлеге башлыклары, халык биргән һәр тиенгә нинди эшләр башкарылуы хакында, ап-ачык итеп хисап тота. Шуңа күрә, дәүләт тә синең бер сумыңа дүрт сум өстим, дип торганда, бернинди икеләнүләрсез референдумда катнашырга кирәктер. Мондый мөмкинлекне кем генә кулыннан ычкындырырга теләр икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев