Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХАҖИ ИМАМ – ТАҖЛЫ ИМАМ

Авылның имамы булып тору беркайчан да җиңел вазифалардан булмагандыр ул.

Шулай да, бер гасыр элек, мәсәлән, мулланың урамда күренүе генә дә авылда тәртип урнаштырган.  Хәзерге, халыкны шайтан урынына кызыктырып, иман юлыннан ерак тотучы бик күп төрле «соблазн»лы заманда, бигрәк тә. Бүген кешеләр дә аңлы, үзенә ни кирәген яхшы белә, элекке заманнардагы кебек куркыту белән җиңеп булмый, дин юлына бары тик үзе җитлегеп,  өлгереп килсә генә.

Аннары, хәзер халык, кайчандыр иң кодрәтле коммунист булып яки кем әйтмешли, «без память» булып эчеп гомер итүче кайсыбер кешеләрнең ихлас дин юлына басып, иман китереп яши башлауларын «и, ул фәлән иде, төгән иде, оныткан кем булганын», дип гаеп­ләп сөйләргә ярата. Ә бит, дөреслекнең күзенә карап уйлаганда, нәкъ менә андыйларның хак юлга басуларыннан әшәкелек табып «чәйнәргә» түгел, күп­ләргә үрнәк итеп куярга кирәк. Чөнки алар яшәешнең төбенә тәгәрәмәгән, ә югарыга менәрлек ихтыяр көченә ия һәм бу бик зур нәрсә.
Мамадыш-Әкил мәхәлләсен чагыштырмача аз вакыт җитәкләүче имам-хатыйб Камил хәзрәт Камаловны да авылдашларының шәригать кушканча яшәргә бик атлыгып тормаулары борчый.
– Халыкның сүзен тыңлап, кешеләр белән киңәшләшеп эшләргә тырышабыз. Бер эш тә җиңел генә башланмый инде ул, һәр җирдә кыенлыклар була, – ди, Камил хәзрәт. – Әмма бөтенләй өметсез дә түгел, Әлһәмдүлилләһи, быел уразада 9-10 кеше һәр көнне мәчеткә биш намазга йөрдек. Авылда ифтар мәҗлесләре дә узды, күпчелек сәдакаларын мәчеткә дә китерде. Әмма   атлыгып торучылар юк,  мәчет юлында һаман шул бер йөргәннәр күренә. Авыл халкын бик динле дип әйтмәс идем. Вәгазьләрне сөйләп торабыз, әмма иман йортыбызның бусагасын атлап керүчеләр саны артмый.   
Әйе шул, сөйлисе генә рәхәт бит ул, ә Ислам дине кануннары буенча яшәү – бит-кулың гына түгел, эчке дөньяңның да чиста булуын, барлык яктан да тәртип таләп итә, ә бу бик зур хезмәт. Камил хәзрәтнең ике улы да әтиләре үрнәгендә тәрбияләнгән һәм аның дәвамчылары. Олы уллары Илнурның хатыны да мөслимә, хәтта аякларында яңа ныклап басып тора башлаган кызлары Ясминә дә яулыктан.
 

Тулысы белән газетада укыгыз (№56)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев