Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХАҖГА БАРУ НИЧӘ СУМ

Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җавап бирә.

— Эконом вариант белән хаҗга бару быел 350 мең сумга төшәчәк. Бу бәягә Мәскәүдән Дубайга кадәр самолет билеты, аннары 36 сәгать Мәккәгә автобуста барган юл чыгымы, 3 йолдызлы кунакханәдә яшәү, гид хезмәте кергән. Ашау, корбан чалу исәпкә алынмаган.

Стандарт вариант белән хаҗга бару 450-480 мең сум тирәсе торачак. Анысына Казаннан Җиддә шәһәренә кадәр самолет, 4 йолдызлы кунакханәдә яшәү, көненә ике тапкыр ашау, корбан чыгымы, гид хезмәте кергән. Бу очракта кунакханәләрдән мәчеткә махсус автобус йөртәчәк.

Хаҗга 25 июньнән оча башлаячаклар. Сәфәр 21 көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X