Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгәйнең асыл егетләре кемнәр алар? Иң беренче - Рафил Җәләлиев, икенчесе...

Безнең Күгәй  авылы табигатнең  иң матур җиренә урнашкан. Тирә-ягын челтерәп аккан  чишмәләр, сайрар кошлар, аллы-гөлле чәчәкле болыннар, шаулап үскән  урманы, киң кырлары  бизәп тора  авылымны. Шушы илаһи  матурлык  күңелемә рәхәтлек бирә, күзләремне  иркәли,  сафлыгы җаныма  тынычлык, алга омтылыш бирә, яңа  эшләргә  рухландыра.

Әйе, без туган авылыбызны, аның матур камил табигате,  шул табигатьне  чагылдырган  җырлары, аларның  иҗат иткән  моңлы көйләре аша үз  язмышын  чагылдырган  халкы аша күз алына  китерәбез. Әлбәттә, туган якты гына  хезмәт сөючән  батыр егетләр, гүзәллеге, сафлыгы , уңганлыгы  бөркелеп торган гүзәл затларны  тәрбияләргә сәләтле. Бик күп  авылдашларыбыз  читләргә китсәләр  дә,  туган авылыбызны  күңелләрендә йөртәләр, чиксез сагыналар,  авылыбыздагы яңалыклар, үзгәрешләр  белән кызыксынып  торалар. Белгәнебезчә авылдашыбыз Җәләлиев  Рафил  “Күгәй авылым – яшьлегем хатирәләре” китабын  бастырып чыгарды. Рафил Җәләливнең  бу китабы безне  авылыбызның  саф сулы  чишмәләреннән авыз иттерә, болыннарында ял иттерә, урманындагы саф һавасын тоярга ярдәм итә.  Туган авылыбызның тарихы  белән таныштыра. Бу китап  укытучыларга, тәрбиячеләргә  методик ярдәмлек тә әле. Рафил Җәләлиев  -  туып  үскән  җирен данлаучы, аны яратырга өйрәтүче  авылыбызның горурлыгы, чын  ир-егетнең  өлгесе ул.

Рәмзия Заһидуллина.

Күгәй 

Рәмзия Заһидуллина язмасының тулы вариантын газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.  “Яшел Үзән”не  өегезгә яздырып укыгыз!

 Фото https://kazanreporter.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев