Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгәйдә хыяллар чынга аша

Күгәй авылында республика программасы буенча яңа мәдәният йорты салына башлау турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Фотодан күренгәнчә, төзелеш бар куатенә бара: инде түбәсе ябылган.

– Төзүчеләребез бик тырышып, тиз эшли дияр идем. Бүгенге көндә бинага ут кертәләр, ишекләре кайтарылды һәм шулай итеп алга таба эчке эшләр башкарылачак. Соңыннан инде тирә-юнен төзекләндерәсе генә кала. Бу юнәлештә үзебез дә кул кушырып утырмыйбыз. Авыл җирлеге көче белән Ленин һәйкәлен яңарттык. Авылдашыбыз Рафил абый Җәләлиев Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәлне тулысы белән яңартты. Киләсе елга үзсалым акчасына шушы матур урыныбызда балалар мәйданчыгы да ясап куясы иде дип хыялланабыз, – дип сөйли Күгәй җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Барысы да шулай уңышлы гына дәвам итсә, 50 кешегә исәпләнгән клуб сентябрь аенда ачылырга тиеш. Бирсен Ходай, яңа мәдәният йортының өй туен түземсезлек белән көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X