Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгәрченнәр проблемасы белән хәзер без яхшы таныш.

Шулай да, кайберәүләр бу кошларны ашатып, изгелек эшлибез дип уйлый. Ә башкаларга, нәтиҗәдә, шушы «оча торган күселәр» тудыр ган кыенлыкларга түзәргә туры килә.

Безнең шәһәр уртасындагы үзәк базар янында, мәсәлән, алар үрчегәннән үрчи. Каршы чара күрүче дә юк. Чөнки кешеләр үзләре үк үрчетә. Олы-олы апаларның, бала арбасын тарткан аналарның күгәрчен төркеме уртасына басып, икмәк ыргыта-ыргыта ашатуларын, яисә кило-кило ярма сибүләрен күреп, шаккатасың. Ничек инде изгелек кылам дигән булып, үз-үзеңне, тирә-юньдәгеләрне һәм балаларыбызны шулай куркыныч астына куярга була?! Өстәвенә, күгәрченнәр үрчегән урыннарда җәяү йөрү дә куркыныч, алар синең өстеңә оча, бәрелә, киемеңне пычрата һәм башкалар. Санап китсәң, алар уңайсызлыклар гына тудыра булып чыга.

Белеп торыгыз, бу канатлылар йогышлы авыруларның 90 төрен таратучы булып тора. Аларның күбесе һава-тамчы юлы белән кешегә йога. Ә сальмонеллез, токсоплазмоз, орнитоз, псевдотуберкулез һ.б. авыруларны алар йөртә. Шулай ук, шәһәр күгәрчене күп кенә паразитларны да күчерүчеләр. Ышанмасагыз – теләсә-кайсы табибтан яисә зоологтан сорагыз. Шуңа күрә, күгәрченнәр белән элемтәгә кермәвең хәерле. Ә инде аларның автомобильләрне, газоннарны пычратуы – аерым тема.

Шулай ук, әлеге «оча торган күселәрнең» үз территорияләреннән күп кенә файдалы кошларны – чыпчык, песнәк, сыерчык һәм башкаларны да куып җибәрүе билгеле факт. Күп кенә «кирәкле» кошлардан аермалы буларак, күгәрченнәр агач яки яфрак лардан корткычларны ашамас ка, ә якын-тирәдәге чүп лекләрдән үзенә ризык табарга, газоннардагы үлән тамырын һәм орлыгын чүп ләп, аны юкка чыгарырга мөмкин.

Шуңа күрә, күгәрченнәрне ашатыр алдыннан, башта аларның безгә һәм табигатькә күпме зыян китерүе турында уйлагыз. Ә хәзерге кебек коронавирус инфекциясе таралган вакытта бу тема аеруча актуаль! Сак булыйк! Ә күгәрченнәр, бездән башка да үзләренә ризыкны тиз таба. Бөтен чүп-чар контейнерлары, пычрак урыннар – аларныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев