Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры Юрий Переведенцев Татарстанда җылы язны фаразлады

Март ахырында Татарстанда салкын булачак. Шул ук вакытта көндез республикада кояшлы һава торышы көтелә. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итә.

Ул март аенда термометр баганасы 5-6 градусТа тукталачак, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта апрель аенда температура нормадан артып китәчәк һәм 13 градус җылылык булачак. Җәен ул норма чикләрендә, ә көзен нормадан югарырак булачак.

Переведенцев май аенда Татарстанда дым җитмәү көтелә, дип өстәде. Бу авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясарга мөмкин, чөнки май-июнь айларында вегетация чоры башлана. Әмма хәлне зур кар запаслары коткара ала, дип билгеләп үтте ул.

Галим сүзләренә караганда, проблеманы зур кар запаслары хәл итә ала. Шул ук вакытта алар җылы язда эреп тә бетә ала. Әмма бу чор салкын һәм яңгырлы булса, дым туфракка китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев