КФУ профессоры: Татарстанда эсселек тагын ун көн дәвам итәчәк
Шуның йогынтысында республика урманнарында янгын куркынычы зур булачак, дип сөйләде КФУ метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. Ул искәрткәнчә, республикада явым-төшемнең июльдән бирле булганы юк.
Республикада уртача тәүлеклек температура хәзер нормадан 4 градуска артык. Эссе һәм коры һава торышы ТР территориясендә урнашкан киң антициклон йогынтысында тагын 10 көн дәвам итәчәк.
Нет комментариев