Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры: Июльнең беренче яртысында эссе булмаячак

Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, июль уртасына кадәр Татарстан башкаласында уртача температура якынча 16 градус тәшкил итәчәк.

Быел июльнең беренче яртысында Татарстан башкаласында эссе һава торышы булмаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» корреспондентына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, быел Казанда икенче җәйге айның беренче яртысында салкынча булачак. Июль уртасына кадәр уртача тәүлеклек температура 16 градус тәшкил итә. Бу 20 градус тәшкил итә торган нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Айның беренче яртысы, фаразлар буенча, салкынча булып чыга. Бу безнең территориягә Төньяк Атлантика һәм Арктика йогынтысы белән аңлатыла», - дип хәбәр итте ул.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бу айда Казанда айлык температураның уртача климат нормасы - 24,8 градус, ә төнге сәгатьләрдә 14,8 градус җылы була. Уртача айлык явым-төшем 70 мм тәшкил итә,ә яңгырлы көннәрнең уртача саны тугыз көн булачак.

«Асылда, июльнең беренче яртысында һава торышы июльнеке түгел, ә июньнеке булачак. Айның икенче яртысында, мөгаен, тагын да җылырак булачак. Роман Вильфанд (Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе – Т-и иск.) фаразлары буенча ай ахырында тагын да кызу булачак», - дип билгеләп үтте Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, якындагы җиде көндә Казанда һава көндезге сәгатьләрдә максималь рәвештә 22 градуска кадәр җылына. 10 һәм 11 июльдә төнге сәгатьләрдә бары 13 градус җылы булыр дип фаразлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189329/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев