Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ обсерваторияләре ЮНЕСКО исемлегенә номинацияләнергә мөмкин

Бу Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан В.П. Энгельгардт исемендәге Обсерваториягә дә кагыла.

Номинация ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 2022 елда Казанда узарга тиешле 46 нчы сессиясе кысаларында тәкъдим ителәчәк. Хәзер бу вакыйгага актив әзерлек бара.

Татарстан һәм КФУ инициативасына ЮНЕСКОның ярдәм итәргә әзер инде. Оешма тарафыннан Казан обсерваторияләрен номинацион досье өстендә эшләүдә ярдәм итүгә юнәлтелгән «Восходящий процесс» проектына кертүгә заявка әзерләү турында тәкъдим килде. Моның өчен тарихчылар, архитекторлар, астрономнар кергән эшчеләр төркеме формалаштырылган. Әзерлек чит ил коллегалары белән берлектә һәм башка обсерваторияләр белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырылачак.

Бүгенге көндә инде Россия архивларында обсерваторияләрнең күренекле универсаль кыйммәтен нигезләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча зур эш башкарылды, - дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев