Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КЕШЕЧӘ һәм КЕШЕ ӨЧЕН. 5нче йорт әзер!

Өй салуның нәрсәсе бар – мүклисе дә чутлыйсы... Хәзер инде мүкләп тә торасы юк, чутлап та бирәләр, барысы да әзер. Обой да ябыштырылган, хәтта тәрәзә белән идәннәрен дә юып торасы юк – кер дә яшә генә! Урыны гына да ни тора бит – урман буе!

Фатир эчендәге генә түгел, ишегалларындагы һәм тирә-ягындагы уңайлыклар да бу йортларда яшәүчеләрнең тормышларын бик күпкә җиңеләйтерлек. Ирексездән көнләшеп куярсың... Сүзнең «АКВАРЕЛИ» торак комплексы турында барганын инде аңлагансыздыр, чөнки бездә әлегә шулай мактанырлык башка корылмалар юк дәрәҗәсендә. Хәер, барысын да тәртип белән...
Төрле-төрле ачык буяулары белән Мирный бистәсенә нур һәм кәеф биреп торучы әлеге йортлар чит ил картиналарыннан төшкән кебек. Чөнки безнең илдә һәм өстәвенә Яшел Үзәндә кеше өчен дип, җиренә җиткезеп, барлык нечкәлекләре белән уйланылган тулы бер торак комплексының үсеп чыгуына ышанып та булмый. Биредә ишегаллары иркен, автомобильләргә дә, балаларга гына түгел, олыларга да уен һәм ял итү зоналары җитәрлек. 1-2 һәм 3-4нче йортлар арасында волейбол мәйданчыкларына кадәр бар. Ә инде төзелә башлаган парк, бөтенләй архитектура бизәге булып торачак. Ул, һичшиксез, «АКВАРЕЛИ» комплексында гына яшәүчеләрнең түгел, барлык яшел үзәнлеләрнең яраткан ял итү урынына әвереләчәк. Чөнки мондый дәрәҗәдәге парк безнең шәһәрдә генә түгел, якын-тирәдә дә юк. Аның беренче өлеше төзелгән. Югары сыйфатлы брусчатка җәелгән, йөгерү һәм ял итеп йөрү өчен тротуарлар, һәр теләгән кеше матур итеп фотога төшә алырлык махсус селфи зонасы әзер. Туя һәм чыршы агачлары утыртылган, ә яз җитеп карлар эрегәч утыргычлар, кояштан ышыкланып ял итү урыннары һәм балаларга уен зоналары барлыкка киләчәк. 
Язылганча, 5нче йорт төзелеп бетте һәм ул үзенең яңа  хуҗаларын кабул итәргә әзер. Фатирларның яртысыннан артыгы инде сатылган. Казаннар бик актив ала, шулай ук, Чувашия, Башкортс­тан, Марий Эл, Югра, Коми, Мәскәү һәм Татарстанның якын күршеләреннән дә Яшел Үзәннең нәкъ менә «АКВАРЕЛИ» торакларында яшәргә теләүчеләр шактый. 
Кызыгырлык та бит, берни эшләргә кирәк түгел – бар да әзер, кер дә яшә! 5нче йортта, моңа кадәр кулланылмаган, идәннәргә тавыш изоляциясе стяжкасы ясалган. 
«АКВАРЕЛИ» компаниясе ярдәмендә ипотека рәсмиләштерү дә бик җайлы. Алар унике гомуми банк белән аккредитация нигезендә хезмәттәшлек итә. Сбербанк белән электрон регистрация дә урнаштырылган. Фатир сатып алучыларга бу бик уңайлы, чөнки электрон эш иткәндә кредит 0,1 процентка кими, аны алу вакыты кыскара һәм кешеләргә беркая да барып йөрергә кирәкми. Бу хакта тулырак белешмә яки «АКВАРЕЛИ» торак комплексыннан фатир сатып алу буенча мәгълүмат кирәк булса, Төзүчеләр проспекты-24 адресы буенча барып, мөрәҗәгать итә аласыз. Сезне биредә ачык йөзле кызлар Гөлнур белән Светлана каршы алачак һәм барысын да төгәл итеп аңлатып кына калмыйча, шәхсән сезгә кайсы банктан ипотека алу кулайрак булачагы турында киңәшләрен бирәчәк һәм тулысы белән рәсмиләштерергә ярдәм дә итәчәк. 
– Ел ахырында «Акварели – биеклектә» яңа торак комплексы проекты төзелешенә тотыначакбыз.  Ул бер подъездлы һәм 18 катлы өч  йорттан торачак. Студия, 1, 2, 3 бүлмәле фатирлар тәкъдим ителә. беренче йортны 2019 ел ахырында төзеп тапшырырбыз дип фаразлыйбыз. Унберенче каттан өстәрәк урнашкан фатирларның лоджияләре идәннән түшәмгә кадәр панорамалы пыяладан булачак. Әлеге биек күпфатирлы йортларның өченчесе 2021 елда куллануга тапшырылыр дип уйлыйбыз. Әлегә кадәр билгеләнгән сроктан калышканыбыз булмады, – дип планнары белән уртаклаша «Акварели» компаниясенең баш хисапчысы Гөлшат Сафиуллина.  – Һәм форсаттан файдаланып, барлык яшел үзәнлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, уңышлар һәм көтелмәгән бәхет-шатлыклар телибез. 2019 елда хыялыгызда йөрткән «АКВАРЕЛИ» торак комплексының яңа фатирларында яшәргә насыйп булсын!

«АКВАРЕЛИ» торак комплексындагы йортларны төзү түбәндәге технология буенча башкарыла: заводта җитештерелгән тимер-бетон панельләргә анкерлы дюбельләр ярдәмендә металл профильдән һәм кронштейннан торган фасад системасы беркетелә. Төрле характеристикадагы җылыткычлар ике катлы итеп тәлинкәсыман дюбельләргә салына. Аннары, өстәмә саклау чарасы - юеш һәм җилдән сак­лаучы пленка белән каплана. Һәм соңгы этап булып, керамогранит плитәләрне кляммаларга беркетү тора. Мондый системаның өстенлеге – аның чыдамлыгында һәм эксплуатацияләнгәндә дә үзенең сыйфатларын бөтенләй югалтмавында.

Илсөя Завилейская фотолары.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск квартира Акварели дом жилой комплекс

2
X