Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кеше талаучы тотылган

Яшел Үзән полицейскийлары талауда шикләнеп, бер ирне тоткарлаган.

Полициягә 24 яшьлек зыян күрүче 27 мартта мөрәҗәгать итә. Кыз  Королев урамында  аңардан  бер ир кешенең пычак белән янап, телефонын һәм акча таләп итүен сөйли. Кыз куркып, аңа 4500 сум акчасын һәм телефонын бирә.
Җинаятьченең шәхесен полицейскийлар тәүлек эчендә ачыклый. Ул элек шундый җинаять өчен хөкемдә булган  Олы Ходяш авылында яшәүче булып чыга. Тоткарлаган вакытта аңарда  таланган әйберләр һәм пычак табыла. Пычак аның җинаять коралы була.
Хәзерге вакытта  шик астына алынучы гаебен таныган.  Аңа җәза юлы сайлана.  Тикшерүчеләр  судтан тикшерү вакытында аңа арест салуны  сорамакчы.  Аңа карата РФ ҖКның 162нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев