Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кеше күмү бизнеска әйләнде

Үлем турында гел белеп, ишетеп торсак та, үзебезгә кагылмас төсле тоела. Ә бит үлем безне һәрвакыт сагалап кына тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми.

– Мәет чыккан йортта ашарга ярыймы, юк икән ничә көн тыелып торырга кирәк?
– Мәет чыккан йортта ашау гөнаһ түгел. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе: күршеләрнең, туганнарның бу кайгы сезгә генә кагылмый, ярдәм итәбез, кунакка дәшәбез дигәнне аңлату тора. Якыннарыңны озаткан чакта ризык әзерләп йөрү мөмкинлеге юк бит күп очракта.

– Мәет җирләү хәзер бер бизнеска әйләнде. Моңа сез ничек карыйсыз? Акчаң булмаса, үләргә дә куркыныч кебек тоела. Арабызда төрле хәлдә яшәүчеләр бар бит.
– Аллаһ Тәгалә кешене югары күтәрә һәм аның шулай түбән төшүе дә гаҗәп ләндерә. Исламдагы кагыйдәдә: «Кеше өстендә дүрт хак бар – үлгәнне юарга, кәфенләргә, җеназа намазы укырга һәм зиратта күмәргә тиеш». Мәетне соңгы юлга озату да фарыз гамәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев