Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кешене коткарып, мәхәббәтемне таптым

...Кайвакытта уйланып утырасың да, язмышыңа язылганнарны Аллаһ Тәгалә әллә нинди, син уйлап та карамаган юллар белән тормышка ашыра.

Менә мин дә пар канатымны бик кызык диимме, сәер диимме хәлдә очраттым.

Кибеттән кайтып килгәндә автобус тукталышына күзем төште: эскәмиясендә бер бабай ята, тирәсенә халык җыелган. «Нәрсә булды?» – дим. Бер ир-егет миңа борылып, барысы өчен дә җавап бирде: «Менә бабайның хәле авыраеп китте, егылды. Күтәреп эскәмиягә салдык».

– Скорый чакырдыгызмы?

– Сотовыйдан җыябыз, барып чыкмый.

Телефонымны алып, «112»не тиз генә җыйдым, шунда ук бер кыз җавап бирде, исем-фамилиясен атады, ни булды, дип сорады. 

«Исәнмесез, борчыган өчен гафу итегез, тик безнең монда бер бабайның хәле авыр, ә ашыгыч ярдәм нигәдер чакыртып булмый!» 

Кыз тиз генә кайсы шәһәрдән шалтыратуымны һәм адресны сорады да, үзебезнең скорый диспетчеры белән тоташтырды. Мин аларга хәлне аңлатып бирдем. Диспетчер адресны сорады, әлегә буш бригада булмавын, бушагач ук киләчәкләрен, миннән вакыйга урыныннан китмәвемне үтенде.

Бабай янына килдем, аның хәле чынлап та авыр иде. «Ничек ярдәм итим соң?» – дип сорадым.

– Бик борчылмагыз, ашыгыч ярдәм чакырдык, хәзер килеп җитә, бераз түзегез, –дидем.

Бабай миңа нидер әйтергә тели, башымны якынрак аңа идем дә, ул минем колагыма диярлек: «Шикәр, шикәр... кесәмдә шприц... укол яса... шикәр...» – дип пышылдады.

 Аңлашылдыыы... Димәк бабаебыз инсулиндагы диабетик, минем әбием дә шул авырудан җәфаланды, ниш­ләргә кирәген беләм. Бабайның кесәсеннән инде дару тутырылган махсус шприцны алып, кулына укол ясадым. Шуннан соң әкренләп ул җанланды, ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте.

Бабайны машинага күчергәндә:

– Аның белән кем бара, кайсыгызның вакыты бар? – дип сорадылар.

Без теге ир-егет белән машинага кереп утырдык, бабайны хастаханәгә илттек. Якыннарына шалтыраттык, улы бик тиз арада килеп тә җитте, больницада озак утырырга туры килмәде. Безнең контакт мәгълүматларын сорадылар да, кайтарып җибәрделәр.

Бабайның улы кафе хуҗасы булып чыкты. Безгә теге ир белән икебезгә, әтисен коткарып калганга рәхмәт йөзеннән, бик кәттә өстәл әзерләде. Шулай итеп без, ике коткаручы, якыннанрак таныштык. Ул да минем кебек ялгыз булып чыкты. Очрашырга килештек. Үзебезнең битараф булмавыбыз, ярдәм итәргә әзер торуыбыз аркасында без бер-беребезне һәм бәхетебезне таптык.

Әгәр дә мин, ни булды икән монда, дип, карап кына узып китсәм, язмышымны читләп узган булыр идем. Әйтәм бит, бәхетеңнең кайда көтеп торуын беребез дә белми, ә Аллаһ Тәгалә шуңа илтүче сукмактан йөртә.

Бәхет теләп, Суфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев