Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кешегә яшәү дәверендә төрле сынаулар аша узарга туры килә

Турыга сукмак михнәт аша салынган

Хәзер Украинада барган махсус хәрби операция шулай тормышта төрле юлдан китүчеләрне бер эзгә салды дип әйтү дөрес булыр. Хәрби хәрәкәтләргә алар үз теләкләре белән барамы, яисә чакыртып алынганнармы – барысы да Ватаны өчен үзләренең сәламәтлеге һәм хәтта гомерләре бәрабәренә көрәшә. Әмма максат бер – ил алдында куелган бурычны намус белән үтәү. Һәм аның өчен патриотизм хисенең көчле булуы кирәк.

Кара тапны аклау юлы
Яшел Үзәндә туып-үскән Евгений Графенин махсус хәрби операциягә иреге чикләнгән урыннан 6 айга контракт төзеп китә. Нинди килешүгә ризалык бирүен яхшы аңлый. Шул ук вакытта үзенең яшьлек юләрлеге белән бозылган биографиясен чистартачагын, иленә ниндидер файда китерәчәген, киләчәгенә туры юл салачагын күз алдында тота. Югыйсә, билгеләнгән 9 ел срогының 2 елы гына калган булса да. «Кайнар нокта» белән чагыштырганда җәза үтәү урыны тынычрак, сак астындасың, өстеңә снарядлар да яумый, үлем дә сагалап тормый. Тиешле срогыңны утырдың да, иреккә чыктың – дүрт ягың кыйбла! Ә Евгений үзе өчен мөһим карар кабул итә, биографиясендәге кара тапны аклау мөмкинлеген кулыннан ычкындырмас­ка була. Ә бит балачактан ук хәрби булырга теләгән. Ник аны шундый юл белән булса да тормышка ашырмаска! Язмышы аңа үзе юл ача түгелме соң?

Евгений шәһәрнең 4нче мәктәбен тәмамлагач, һөнәри белем алу теләге белән Казанның 49нчы, аннан соң 41нче көллиятләренә укырга кереп карый, түземлеге җитмиме, теләгеме – ташлый. Аннан соң Яшел Үзән механика көллиятенә керә. Юк, уку турында уйламаган түгел, уйлаган. Кызганычка, ялгышлыгы белән начар компания йогынтысына эләгеп, кылган гамәле өчен җаваплылыкка тартыла, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Бу озын срок, шулай итеп яши генә башлаган, армия хезмәтенә китәргә дә өлгермәгән егетнең бөтен хыял-өметләре киселә. Кем белә, бәлки киләчәк турында уйланырга вакыты да булмагандыр. Төзәтү колониясеннән төзәлеп чыгар идеме, билгесез, әмма хәзер аның фикерләре үзгәргән. Махсус хәрби операция аны 180 градуска үзгәртеп кайтарган. Үзгәрерсең дә, сират күперен узсаң. Сугыш берүк вакытта чыныктыра да, ялыктыра да, яшәү һәм үлемгә икенче күзлектән карарга да өйрәтә. Мондый афәтне аклап та, яклап та булмаса да, ил иминлеген сакларга кирәк. Һәм ул батыр ир-егетләребез җилкәсенә төшә. Әңгәмәдәшебез дә моның белән горурлана.

Тәне тулы кыйпылчык
Евгений хәрби операциядән контрактын үтәп, шул ук вакытта яраланып кайткан. Хәзер тәнендә 17 снаряд кыйпылчыгын йөртә. Икесен алганнар.

Бурычымны үтәдем, әмма хәзер яраларымны төзәтергә кирәк. Аяк-кулларым «почти» исән дисәм дә, хәрәкәтләнү кыен, бик авыр­та. Әлегә зур кыйпылчык­ларны гына алачаклар. Аннан соң йөри алу алмавым иллегә илле процент дәрәҗәсендә генә кала. Хәзер менә РКБда табиблар тикшеренүләренә йөрер­гә туры килә, – дип сөйли ул.

Безнең очрашып сөйләшүебез дә шул РКБ белән ике арада йөргән вакытка туры килде. Снаряд кыйпылчыклары әле аңа озак вакыт тынгылык бирмәс. Әмма дәваланмыйча да булмас. Иң мөһиме – ул исән бит әле! Ә менә яшәү белән үлем арасында бергә булган һәм гомерләре өзелгән хезмәттәшләрен оныта алмас, чөнки күңеле белән әле һаман шунда ул, төшләренә керә хәтта. Аңа барыбер дә уңай туры килгән, туган ягына исән кайта алган.

– Алгы сызыкта штурмовик булдым, –дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшебез. – Әлбәттә, башта өйрәнүләр уздык. Нигездә гел алгы сызыкта идек. Хәрби хәрәкәтләр барган урынга китүдән курыкмадым, беренче көнемне дә яхшы хәтерлим әле, курку хисе бер генә тәүлек булып алды. Барысына күнегәсең, хәтта сугыш шартларына да.

Күкрәгендә «Батырлык өчен» медале
Евгений Бөек Ватан сугышында катнашкан танкист бабасын да эчке бер горурлык белән искә алып узды. Ә хәзер сугышны хәтерләткән яраларын төзәтсә, снаряд кыйпылчыкларыннан котылса, хезмәтен Росгвардиядә дәвам итәргә тели. Дөрес, аны Яшел Үзәндә алмаячакларын да яхшы аңлый, бәлки Казанда бәхет елмаер дип өметен югалтмый.


Кече Ключи авылында сала башланган йортны төзеп бетермәкче, монда үзенә фатир сатып алмакчы. Тиешле түләүләргә хокукын алу өчен хәрби хәрәкәтләр ветераны исемен дә аласы бар. 28 яшьлек Евгений Графенин хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән уңышлары өчен «Батырлык өчен» медале белән билгеләнгән. Тормышын яңа биттән башлаган әңгәмәдәшебезнең бу билгесенә тыныч тормышта да туг­ры калуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев