Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Керемнәренә чикләүләр

Үзмәшгульләрнең керем төрләренә чикләүләрне эшчәнлек буенча чикләүләр белән бутамагыз. Менә алар:

  • Хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында алынган керем;
  • Күчемсез милек һәм транспорт чараларыннан алынган керем;
  • Күчемсез милеккә хокук тапшырудан кергән (монда торакны арендага бирү керми);
  • Дәүләт гражданнары һәм муниципаль хезмәткәрләр керемнәре (монда торакны арендага бирү керми);
  • Салым түләүчеләр тарафыннан шәхси кулланышта булган мөлкәтне сатудан кергән табыш;
  • Кыйммәтле кәгазьләр һәм финанс инструментлар сатудан алынган керем;
  • Милекне ышанычлы идарәгә тапшырганнан һәм уртак эшчәнлек килешүеннән кергән табыш;
  • Граждан-хокукый килешүләр буенча физик затлар күрсәткән хезмәтләрдән (монда әлеге хезмәтне, күрсәтелгән физик затның ике елдан да ким булмаган вакыт аралыгындагы җитәкчесе заказ биреп эшләтергә тиеш) алынган керем;
  • Россия Федерациясе Салым кодексының (РФСК) 217нче маддәсе 70нче пунктында күрсәтелгән эшчәнлектән, РФСК 83нче маддәсенең 73нче пункты нигезендә исәптә торучы затлар алган керем;
  • Таләпләр хокукын юллашудан (переуступкадан) керем; 
  • Натураль формадагы керем.

Шәхси эшмәкәрләр (ИП) өчен чикләүләр
Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүченең үзмәшгуль гражданин статусын алу хокукы законда язылган. Моның өчен ИП ябарга кирәк түгел, Федераль салым хезмәтенә гариза язу да җитә. Әмма башка салым системалары (УСН, ЕНВД, ПСН, ЕСХН) белән берләштерергә ярамаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев