Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кемероводагы янгында һәлак булучылар саны 56га җитте

Һәлак булучыларның күпчелегенең шәхесен ачыклау өчен ДНК экспертизасы таләп ителә.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучылар саны 56га җитте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр иткән.

«Кемероводагы сәүдә үзәгендә чыккан янгын турындагы җинаять эшен тикшерү барышында 56 кешенең һәлак булуы расланган», - дигән Петренко.

Аның сүзләренчә, янгында зыян күргән 44 кеше медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аларның унысы стационарда дәвалануын дәвам итә.

Һәлак булучыларның күпчелегенең шәхесен ачыклау өчен ДНК экспертизасы таләп ителә. «Бик нык зыян күрү сәбәпле, аларны традицион алымнар белән тану кыен булачак», - дип хәбәр итә «Интерфакс», оператив штабтагы чыганакка сылтама белән.

"Татар-информ" Кемеровода янгында югалган дип исәпләнгән биш кешене исән килеш тапканнар, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожар Кемерово