Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кемеровода фаҗига сәбәпле, Россиянең берничә төбәге дә матәм көне игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне итеп билгеләде.

Бу турыда ТАСС, дәүләт җитәкчесе матбугат хезмәтенә сылтама белән, хәбәр итте.

Кемерово өлкәсендә, “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде, дип хәбәр иткән идек. Сәүдә комплексында чыккан янгында кимендә 76 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар булуы билгеле.

Кемерово өлкәсендә 26 мартта ук өч көнлек матәм игълан ителгән иде. Россиянең берничә төбәге дә Кемеровога теләктәшлек йөзеннән матәм көне игълан итте. Күп шәһәрләрдә янгын корбаннарын искә алу чаралары уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кемерово зимняя вишня день траура 28 марта трагедия в Кемерово