Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кемдә нинди идея?

Яшел Үзәндә «Татарстан инициативалар картасы» иҗтимагый проектын презентацияләү узды.

Әлеге карта республика тормышын яхшырту, үстерү буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне җиткерү өчен барлыкка килгән. Бу картаны ikarta.tatar. сайтыннан карарга мөмкин. Оештыручылар фикеренчә, «Инициативалар картасы» барлыкка килгәннән бирле ике ай эчендә 400дән артык татарстанлы үз идеяләрен җиткергән, алар арасында тормышка ашырылганнары да бар. 42 проект модерация узып, картага урнаштырылган, шуларның 7се - Яшел Үзәннән.
Әлеге чарада алты яшел үзәнле үз проектын тәкъдим итте. Анда «Бердәм чыгарылыш кичәсе», сәләтле яшьләрне үстерү буенча «Талантлар лагеры» кебек проектлар тәкъдим ителде. Әйе, Татарстаныбызга актив кешеләр кирәк, ә республика аларга булышырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев