Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кем үзенең анасын хөрмәт итә, чит анага начар сүз әйт­ми

Шәһәрнең беренче бае улы туган хөрмәткә бәйрәм ясаган. Барлык күренекле яшәүчеләр чакырылган. Бары тик байның әнисе генә бәйрәмгә килмәгән.

Әнигә хөрмәт турында
Ул ерак авылда яшәгән һәм килә алмаган, күрәсең. Мондый күңелле вакыйга уңаеннан шәһәрнең үзәк мәйданында өстәлләр әзерләнгән һәм теләгән һәркем сыйлана алган. Бәйрәмнең кызган мәлендә, баштанаяк капланган карт хатын ишек шакыган.
– Барлык ярлы-ябагай үзәк мәйданда сыйлана, шунда бар, – дигән аңа хезмәтче.
– Миңа сый кирәкми, бер генә минут балага карарга рөхсәт ит, – дип сораган карт ханым, ә аннары:
– Мин дә ана, минем дә кайчандыр улым туган иде. Хәзер инде күптәннән ялгызым яшим һәм күп еллардан бирле улымны күргәнем юк, – дип өстәгән.

Хезмәтче, нишләргә, дип, хуҗасыннан сораган. Бай тәрәзәгә караган да, сәләмә киенгән, баштан аяк капланган хатын-кызны күргән.
– Күрәсең бит – ул хәерче. Куып җибәр, – дип ачуланып, әмер биргән. – Һәр хәерченең анасы бар, әмма мин аларның барысына да улыма карарга рөхсәт бирә алмыйм.

Карт ханым елап җибәргән һәм хезмәтчегә моңсу итеп:
– Хуҗаңа әйт, мин улыма һәм оныгыма сәламәтлек һәм бәхет телим. Тагын шуны да җиткер: кем үзенең анасын хөрмәт итә, чит анага начар сүз әйт­ми», – дигән.

Хезмәтче әлеге карчыкның сүзләрен җиткергәч, бай аның үзе янына килгән анасы икәнен аңлаган. Өйдән атылып чыккан, әмма әнисе инде беркайда да күренмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев