Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кем чираты?

Яшел үзәнлеләр арасында мошенниклар кармагына эләгүчеләр күбәйгәннән күбәя.

Россия Эчке эшләр  министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенә  шәһәребезнең 28 яшьлек гражданкасы  мөрәҗәгать итә. Ул  5 мең сумлык ташламалы снегоход сатып алам дип, 155 мең сумыннан колак каккан.
 Түләүсез белдерүләр сайтында 160 мең сумга снегоход сатылуы турында белдерү  күрә ул.  Имеш, Санкт-Петербургта яшәүче сатучы  яшь ханымга сатарга күнә, әмма 35 мең сумын алдан түләп куярга кирәк, дип белдерә. Әлеге ханым  шунда ук күнә һәм сатучының картасына таләп ителгән сумманы күчерә, ә тегесе товарны  бер кешегә бирүен һәм ул исә снегоходны  Яшел Үзәнгә алып кайтып тапшырачагын әйтә.
Икенче көнне  мошенник бу ханымга тагын шалтырата. Имеш, автомобиль сатып алырга күпмедер акчасы җитми һәм әгәр бу ханым калган сумманы тулысы белән түләсә, 5 мең сум ташлама ясарга вәгъдә бирә.
Сатып алучы ризалаша һәм мошенникның картасына 120 мең сум  акча күчерә. Шактый көтеп тә товар кайтмагач,  сатып алучы үзен алдаганнарына төшенә.  Полициягә мөрәҗәгать итә. Ә анда шалтыратуларның Төмән өлкәсеннән булуын ачыклыйлар. «Мошенниклык»  факты буенча җинаять эше кузгатыла, җинаятьчене эзли башлыйлар.
Тагын бер 27 яшьлек яшь хатын балалар коляскасы сату турында белдерүне сайтка урнаштыра. Шунда ук сатып алучы табыла һәм күпмедер акчаны алдан түләп куям, ди. Әмма акча түләү өчен сатучының  банк картасы кирәк бит. Һәм аны банк картасы һәм башка реквизитларын бирергә күндерәләр. Хатын аферист таләп иткәннәрне эшли, телефонына килгән парольләрне «сатып алучыга» хәбәр итә һәм бары тик шунда гына  үзен алдауларын сизеп ала. Тиз генә полициягә мөрәҗәгать итә  һәм  вакытында банк операцияләреннән баш тарта. Шулай итеп ул банк картасындагы үзенең хәләл 330 мең сум акчасын  саклап кала.
Исегезгә төшерәбез:  мошенниклар корбанына әйләнмәс өчен  гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен  саклагыз. Уяу булыгыз – беркемгә дә, үзләрен кем дип кенә таныштырмасыннар,  кем генә дип атамасыннар,  таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез!

Лилиана Славкина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X