Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелле очрашу

Безнең мәктәптә төрле чаралар гел үткәрелеп тора. Менә күптән түгел генә халкыбызның күренекле артисты Алмаз абый Хәмзин белән очрашу булып узды. Шушы чарага дип, мәктәбебезнең актлар залына укучылар җыелды.

Очрашу бик җылы атмосферада барды. Алмаз абый һәр укучының күңеленә барып җитәрлек итеп матур җырлар җырлады, күңелле шигырьләр сөйләде. Тын да алмый тыңлап утырдык. Кунагыбыз юмор остасы да бит. Күңелле вакыйгалар сөйләп, күңелләребезне күтәрде. Алмаз абый кунакка буш кул белән килмәгән иде. Ул һәр укучыга җитәрлек итеп газета- журналлар, үзе иҗат иткән китаплар алып килгән. Танылган кешедән автографлы китап алу – безнең өчен зур сөенеч. Очрашудан бик канәгать калдык. Алмаз абыйга рәхмәт әйтеп, тагын очрашырга сүз куешып, залдан таралыштык. Минемчә, мондый очрашулар бик кирәк, чөнки чаралар безне дуслаштыра, бер-беребезгә якынайта, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли. 
Илинә Гатина, 
Әйшә урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев