Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелкәе бар кешегә мәрхәмәтле

Була бит шундый кешеләр: алар белән аралашкач, тормышлар – матураеп, сулышлар – киңәеп, күңелләр күтәрелеп китә.

Минем дә әнә шундый  кешеләрне  тыңлый белүче ( бу бик мөһим),  киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре белән күпләргә ярдәм итүче, миһербанлы, башкалар хәсрәтенә, кайгысына  беркайчан да битараф  булмаучы Бәчек авылында яшәүче дустым  Резедә Гатауллина бар.
Һәркемгә хөрмәт, ярату белән караучы, беркай­чан беркем белән дә сүзгә килмәс. Кешеләр белән аралашырга, аларны сөендерергә ярата  Резедә.  Булмастайны булдырып, юктан бар ясый белә. Сүзен өздереп әйтер, кызыклар сөйләп, сине көлдереп тә җибәрер. Синең уңышларыңны күреп, үсендереп тә куяр.
Аларның өйләреннән беркайчан да кеше өзелмәс: туганнар, дуслар, танышлар, кыскасы, үткән-сүткән бар да аларда. Ул барысына ачык чырай, киң күңеллелек күрсәтеп, хәзинәдә бары белән сыйлар.
Дустым белән сәясәт, мәдәният,  әдәбият, дин турында сәгатьләр буе  сөйләшеп  була, ул бик кызыклы әңгәмәдәш. Бар нәрсәдән хәбәрдар.
Озын сүзнең кыскасы, Эльмира  Шәрифуллинаның шушы шигъри юллары  нәкъ менә аның турында кебек.
Игътибарны җәлеп итәр
Ямь бар  синдә.
Туганнарны кайгыртучан
Мән бар синдә.
Күңелкәең  бар кешегә мәрхәмәтле,
Рәхмәт сиңа дусларыңны
Якын иткәч...
Әйткән сүзең  йөрәкләргә
Барып җиткәч.
Ихлас  белән динебезгә
Хезмәт иткәч,
Бик күңелле безгә, иман
Нуры сипкәч.

Сәрия Гайфуллина.
Олы Шырдан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев