Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Кайсыбер кибетләрдә иркенләп әйбер карарга да юк, янда жандарм шикелле шунда эшләүчеләр күзәтеп, артыңнан ияреп йөри.

Шул хәтле кыенсынам, нәтиҗәдә бернәрсә дә алмыйча чыгып китәм. Чөнки сак астында үзеңне карак кебек хис итәсең, теләгән әйбереңне әйбәтләп киеп тә карап булмый. Нигә аның кадәр кыланырга инде, бөтен клиентларын югалтып бетерәләр бит.

***

 Бу җәяүлеләрне нишләтеп була икән?! Юл аркылы чыкканда парк буйлап ял итеп йөри торган адым белән атлап түгел, ә артыгыздан чукырга җыенган ата каз кугандагы кебек йөгерергә кирәк! Машина йөртүчеләргә яңа төр штрафларны чыгарып кына торалар, ә нигә җәүлеләргә бернинди дә кагыйдә һәм җәза юк? Монысы бер. Икенчесе: техника ул – техника, ишәк арбасы түгел, Аллаһ сакласын, тормозы яки башка нәрсәсе ватылып китсә син шулай сагыз чәйни-чәйни телефоннан сөйләшеп, кырмыска көенә юлдан чыгып барганда? Машина бит ул өстеңә менгәч назлап сөйми, ә сыта! Йә, хөрмәтле дип әйтәсем килми, җәяүлеләр, бераз «җәтрәк» йөрер­гә өйрәнегез әле! Алайса бик ачуны китерәсез, ялгыш өстегезгә менелмәсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев