Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Гоголь белән Татарстан урамы чатында күптән түгел генә матур итеп чия­ләр утыртып куйдылар. Бер ташландык урын кебек иде, хәзер ямь кереп китте. Гел чәчәкләр үстереп тә булмый торгандыр, шуңа да шәһәрнең шундый урыннарына агач-куаклар утыртылса, бик шәп булыр иде.

***

Мин дә үз фикеремне җиткерим әле сезнең газета аша. Урамда мөселман динен тоткан хатын-кызларны, шөкер, еш күрәбез. Аларның матур киемнәренә, образларына карап кына торасы килә. Ә менә кайбер ир-атлар, киресенчә, сакалларын шуның кадәр зур итеп үстергәннәр, күргәч куркыныч булып китә, хәтта. Телевизордан да күрәбез, хәзрәтләребез, имамнарыбыз бер дә алай сакал үстерми, һәммәсенең җыйнак кына, карап торасы килә.

 ***

Эшләүче пенсионерларның 1 август­тан пенсиясе арта дип язгансыз. Мондый зур яңалыкны ишетеп бик тә сөендек. Ничек шатланмыйсың инде, якынча 250 сум бит! Шул акчаны сүз итеп арта дип сөйләмәсеннәр иде инде ичмасам, адәм көлкесе. 250 сумга нәрсә алырга була хәзер? Әйтсәләр иде 5 мең сумга күтәрелә дип, вәт шаккатыр идек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X