Күңелемдәгесен әйтәм
Норлат мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена.
Авыл сайтында бу уку йортын тәмамлаган, бүгенге көндә зур уңышларга ирешкән укучылары белән таныштырып баралар. Алар арасында кемнәр генә юк: атказанган табиблар, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләре. Әмма күбесе Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда яши. Аларның зур кеше булуларында әлбәттә инде мәктәпнең өлеше чиксез зур. Мине бары бер нәрсә уйландыра: ник әле читтә яшәгән якташларны күрәбез, ә бүгенге көндә авылны, мәктәпне яшәтүче, ул төн буе юлларны кардан чистартучы булсынмы, иртә таңнан бакчада балаларыбызны кабул итүче тәрбиячеме, әллә инде азык-төлек җитештерүчеме, шул ук мәктәптә белем бирүче укытучымы, табибмы... Нәкъ менә гади халыкны кадерләмибез, дәрәҗәсен тиешенчә бәяләмибез кебек. Бу минем фикер иде.
Фото Northern Star - Северная Звезда төркеменнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Чёрный рабочейларны котламыйлармы эллэ.мухутдинов фирнатнында туган коне утте,улда шул норлат мэктэбен тэмамлаган шул авылда яшэп,эшлэп йори .бераз игтибар булса яхшы булыр иде
0
0
0
0
Бу группаны ябырга кирэк, кешене генэ талаштырып яталар.
0
0
0
0
100 еллык тарихы булган мәктәп тәмамлаучыларның кайсын гына язып бетерсен, ди ул, Ягудина. Кемнәрне генә язмады бит. Бу Норлатларга ярап бетә алмассың, үзләре язсын, белгәннәрен.Туган көнен котламаган, әнә, котлыйсың килсә акчаң түләп гәҗиткә язсыннар, бик кадерле кешеләрен, без шулай итәбез бит, без дә язганны көтеп утырмыйбыз,Ютирә күрше авыллар.
0
0
Яшел Үзән
0
0
Группаның монда ни катышы бар?! Халык «Күңелемдәгесен әйтәм» рубрикасында үзенең күңелендә булган шатлык-борчулары, киңәшләре, хис-кичерешләре белән уртаклаша!
0
0