Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Менә комган турында уйланып утырам әле. Һәр татар гаиләсендә булырга тиеш бит инде ул. Артык зур булмаган җыйнак кына берсен сатып алдым да тиешле урынга куйдым. Ә аны ничек юарга соң? Кул керми бит. Ә ул йортта иң чиста сыеш­лыкның берсе булырга тиеш. Комган ясаучылар бу турыда уйлансыннар иде.

***

Интернет челтәрендә кайбер төркемнәр  халыклар арасында дошманлык тудыру өчен махсус эшли. Татар теле турында  котырткыч  язмалар куеп, милләтләр талашканны  көлеп укып утыралар бугай.  Тиешле органнар кая карый?

***

Авыл почта бүлекләре турында дөрес язылган. Халыкка кирәкмәгән товарлар белән тутыралар  почта бүлекләрен. Аннары хат ташучылар үзләре үк алып бетерәләр. Кая куйсыннар, эшлиселәре килә бит.

***

Нәрсә ашарга соң? Дөгене  полиэтиленнан ясыйлар икән, бәлеш, ләвеш камырларын, сөтне – порошоклардан, балыкны – пластмассадан. Халык кырылмыйча, кем кырылсын? Карагыз сез:  авылда колхоз түгел, сыер тоткан кеше дә юк бит, ә кибетләрдә  сөт ризыкларының ниндие генә юк?!

***

Почта хезмәткәрләре хәзер атнасына өч кенә көн эшли, аның каравы хезмәте тамчы да кимемәде. Менә бүген шәһәрдән кайтасы почтаны иртәдән үк көтеп утырдык, ә ул төштән соң сәгать өчтә генә килде. Караңгы төшә башлаганда гына авыл буйлап чыгып китәргә мәҗбүр булабыз. Хәзер күп карт-карчык­ларның өчтән соң ишекләре дә бикле була. Шулай булгач икенче көнне дә, ял булуга карамастан, без эшкә чыгарга тиеш. Ә хезмәт хакын бер дә кешечә түлиселәре килми. Элек Норлаттан, техника булмаган заманнарда да, почтаны ат белән вакытында китергәннәр.

***

Җыр-моңга сусаганбыз икән. Күптән түгел генә ачылган Норлат клубында оештырылган концертларга хәзер рәхәтләнеп йөрибез. Шәһәргә барып торасы юк, үзебезнең мәдәният йорты бер дә ким түгел. Җырчылар килсен генә, берсен дә калдыр­мыйбыз.

***

Ике мең сумга газетага язылып кайттым әле. «Бигрәк кыйммәт бит  хәзер газеталар!» – дип уфтанам да уфтануга... Алты айга бүлгәч, бер дә  кыйммәткә чыкмый  инде ул.  Кызыклы газеталар күп, әмма район газетасын яздырмый калганым юк, теге сөйкемле сөяк Аверин әйтмеш­ли: «Үзебезнеке!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев