Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Интернетта яңа ел төнендә нинди һава торышы буласы билгеле дип язганнар. Метеорологлар ике сәгатьтән нәрсә буласын дөрес итеп әйтә белмәгән башлары белән, бер ай алдан нинди фараз бирә алсыннар инде, йә!?

Нишләтәләр икән бу татар телен, ә?! Йөрәгем әрнүгә түзә алмыйча, елый-елый шалтыратам. Мин инде олы яшьтә, тарих кабатланмасын иде, дим, милләтара низаглар чыкмасын иде дип куркам. Баш күтәреп йөри идегез, җиргә төшерделәрме, дип ачыктан-ачык көлүчеләр дә җитәрлек. Конституцион судтан да курыкмыйлар бит! Һәр халыкның үз телен яшәтергә, аның өчен көрәшергә хакы бар! Безнең хөкүмәт палаталарындагы милләттәшләр нишләп утыра икән анда?! Уку елы уртасында эшсез калган укытучыларның гаиләләрен кемнәр ашатырга тиеш хәзер? Нинди башка сыймаслык законсызлык бу, йә?!

***

Бер көнне өйгә хат ташучы килеп керде. Газета-журнал тутырган сумкасыннан да зуррак сумка күтәргән. Ә анда, ниләр генә юк!!! Арзанлы бәдрәф кәгазе,  сигарет, «Гита» чәе, мунчала,  газ плитәсен юар өчен ике тиенлек  сыекча!  «Нишлим, апа җаным, сатарга чыктым,көн саен товар җибәрәләр дә товар җибәрәләр, план сорыйлар!» –  ди. Әй чыкты ачуым! Шәһәрдә сатып алучы юктыр шул бу чәйләрне, авыл карчыклары эчсен дип җибәрәләрдер. Аллаһка шөкер әле без, авыл кибетеннән сатып алып  чын һинд чәйләре эчеп торабыз. Пенсияләрне генә биреп торсыннар. Ә менә хат ташучылар чын-чынлап жәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн татар теле мин татарча сөйләшәм