Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Кемероводагы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Телевизордан күрсәтелгән вәхшилеккә беркем дә битараф түгелдер. Йә Раббым, бу кайгыны үз башыннан кичергәннәргә алга таба ничек яшәргә? Миллионнар түлибез диләр, бу акча гына йөрәк яраларын баса алырмы?

Артыкка китте бит бу фаҗигаләр, куркыныч, алдагы көнгә бер ышаныч та юк... Онытырлык түгел: Беслан, «Хромая лошадь», «Адмирал» фаҗигасен... Саный китсәң, күп алар. Шуларны уйласаң, илдә яшәве бигрәк куркыныч. Көн-төн телевизордан Украина, Американың тетмәсен тетәбез, Сериядә яшәүчеләрне кызганып елыйбыз, ярдәм итәбез. Аларның тынычлыгын саклау йөзеннән солдатлар кертәбез. Ә безне кем кызганыр, кем ярдәм кулы сузар? Кемероволылар, Олы Ачасыр халкы кайгыгызны уртаклаша. Нык булыгыз, ватандашлар.

***

Үзем дә шул кавемнән булсам да, руль артындагы хатын-кызларга җен ачуларым чыга. Ничә тапкыр инде зебрадан юл аша чыкканда ышкылып диярлек узып китәләр, туктап юл бирә белмиләр. Гел хатын-кызлар! Күрә бит инде ул кешене, җитмәсә гадәттә бала җитәкләгән булам әле, юк, мүкләк сыер шикелле, өскә килә! Әй сез, «крутая автоледи»лар, сезнең өчен башка төрле юл йөрү кагыйдәләре язылмагандыр бит? Әллә кеше таптатып проблемаларыгыз башлангач кына өйрәнәсезме сез аларны?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев