Күңелемдәгесен әйтәм
Базардан бер көнне кыздырырга дип балык алдым.
Сатучысы мактый-мактый «очень свежий» дип, үзе сайлап бирде. Өйгә кайтып чистарта башлаган идем, шул ике балыкның берсе сасыган булып чыкты. Бишне алган булсам бу кадәр ачуым да килмәс иде арада берсенең начар булуына. Соң ике балыкның берсе бозылган булсын әле! Миңа гына шулай итеп сатмый бит ул аны. Көне буена күпме кеше каргышы җыя үз башына. Башка ул сатучы янына якын да бармыйм инде мин, танышларыма да әйтәм аннан алмаска.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев