Күңелемдәгесен әйтәм
Мулла Иле авыл җирлегенә Зур Өтәк тә керә һәм нигездә, аның халкын олы яшьтәгеләр тәшкил итә.
Үзсалым акчасын менә ничә елдан бирле үз вакытында тапшырып баралар. Әмма пенсияләреннән өзеп биргән шул суммага авыл өчен бернәрсә дә эшләнгәне юк. Олы кешеләр яши, дидем. Тиздән яз җитә, әле аның көзе дә бар. Менә шул юл өзеклеге вакытында үлем-китем була гына күрмәсен, дип телибез, чөнки зиратка менә торган түгел. Өтәклеләр Мулла Иле төзекләнсен өчен генә түләми бит инде ул үзсалымны! Хәзерге заманда мәетне муеннан пычракка батып соңгы юлга озату бер дә килешә торган эш түгел. Асфальт кирәкми, һич югы таш җәйсеннәр иде.
***
Чүп түккән өчен бәяне ник арттырып торалар икән дип аптырыйм, ирем белән дә бу темага еш гәп корабыз. Без бит инде ул продукцияне сатып алганда әллә ничә тапкыр арттырып түләгән. Өйдән чыгарыла торган чүп бәясе шул продукциягә кергән бит инде. 8-10 мең пенсия алып яшәүчеләргә нишләргә? Аларның азык-төлекне күпләп алырга мөмкинлеге дә юк. Шулай булгач, чүбе дә аз чыга.
***
Мәктәпләрдә телефон алып килүне тыярга телиләр дип укыдым. Бик дөрес эшлиләр, без укыдык әле телефонсыз, планшетсыз да, үлмәдек. Ә хәзерге әти-әниләр баласына 20-30 меңлек айфон алып бирергә дә күп сорамый. Артыгын кыланалар түгелме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев