Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Һәр көнне Мирный бистәсендә Төзүчеләр урамыннан йөрим.

Һәм көн дә бер картина: биредә бер йортта яшәүчеләр чүп-чарларын контейнерга илтеп салмый, ә тәрәзәдән генә очыра. Нинди юләрлек бу, ә! Болар бәлки гаиләле кешеләрдер, балаларына нинди үрнәк күрсәтәләр соң? 

***

Кибеткә көн дә йөрим һәм сатучыларның да төрлесе белән очрашырга туры килә. Шәһәр үзәгендә печенье-конфетлар кибетендәге сатучыларның ягымлылыгына кергән саен гаҗәпләнеп чыгам. Бөтен соравыңа матур итеп җавап бирәләр, инде берәр әйбер алып, акчаңны түләгәндә: «Тагын килегез, рәхмәт», – дип озатып калалар. Менә ничек алар янына кабат килмисең инде?! Ә кайбер кибеткә керсәң, тизрәк чыгып качасы килә. Бүгенге катлаулы заманда кешеләргә шул бер елмаю һәм тәмле сүз бик җитеп бетми шул.

***

Казан телевидениесеннән мәктәп ашханәсеннән ризасызлык белдергән балаларны күрсәткәннәр иде. Кайсы аш салкын ди, кайсы биргән итле ботканы яратмый. Шаккатып карап утырдым. Мин ачлык елларын  күреп тилмергән кеше буларак боларга йөрәгем бик әрнеде. Ризыктан гаеп эзлиләр бит. Без ул балаларны артык очындырмыйбызмы икән? Укытучыларга  безнең ил халкы күргән 21нче, 41нче елгы ачлыклар турында балаларга күбрәк сөйләргә кирәк. Шулай да, шунда бер ата: «Бу ресторан түгел», – дип әйтте  әйтүен. Аллаһ Тәгалә сакласын, без күргәннәрне аларга күрергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев