Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Озын май бәйрәмнәрен елдагыча зарыгып көтеп алабыз. Чөнки авылга, әти-әни янына, бакча сезонын ачарга кайтасы бар.

Әмма балалары мәктәптә укыганнарга рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге бирелмәде. Безнең районның мәгариф идарәсендә чит планета кешеләре эшли ахрысы, дигән фикер туа. Чөнки ни укучыларга, ни әти-әниләренә һәм дә укытучыларга 1 майда 5 көн, 9 майда 4 көн ял тәтемәде. Ә аның каравы Казан мәктәпләрендә укучылар кешечә ял итте. Ә без кемнән ким соң?! Безнең укытучыларның гаиләләре юкмы әллә? Ник бераз кеше турында уйламыйлар икән? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев