Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Кар эреп беткәч, аның астыннан чүп-чар гына түгел (анысына өйрәнелгән инде), әллә нәрсәләр чыкты быел.

Узган елларда андый галәмәткә юлык­каным юк иде әле. Хайванга әйләнеп бару шушыдыр инде, кешеләр дә, этләр шикелле, кая туры килде – шунда утырып зур йомышларын үти башлаган, адәм ыстрамы! Кайсыбер урыннарда кая басарга белмичә аптырарлык. Нәрсә инде бу, йә?! Кешеләр! Кая тәгәрибез без??? «Оят», «яхшы түгел», «ярамый» кебек төшенчәләр юкка чыкса, нишләп бетәрбез?!

***

Бу поликлиника, больницаларда нинди тәртипсез «тәртип» урнаштырдылар икән? Үзләре аңлыймы икән алар ни кыланганнарын? Бер генә табибка да эләгеп булмый бит! Теге автоматтан язылам дип уйлама да, кайчан кермә – урын юк. Талон белән керәсең инде, көтәргә кирәк күпме? Берничә тапкыр сынап караганым бар: беркайда талон юк ул кабинетка, кабул итү вакыты, бернинди чират та, керергә торган кеше дә юк. Ә табиб ял итеп утырамы? Түләүле урыннарга йөрсеннәр өчен шулай эшләнә бу, махсус!

***

Татар Танаен су басу турында тәфсилләп язган мәкаләгезне укып бик кызгандым үзләрен. Ел саен диярлек су баса икән, һич берәр чарасын күрмиләр, XXI гасырда яшибез бит инде югыйсә. Идән астыннан шыбыр-шыбыр су агып, өеңә күтәрелсен әле... Гомер буе җыйган мал-мөлкәтең бер мизгелдә юк була дигән сүз. Авыл тирәли дамба ясау бик кыйммәт диләр. Ә белә торып ел саен авылга су керү нормаль күренешме?! Юк, нәрсә генә әйтсәгез дә, бу гадәттән тыш хәлне башым нормаль әйбер дип кабул итми. Барыбер берәр чарасын күрергә кирәк.

***

Тиздән, көннәр матурлангач,  халык терлекләрен урамга чыгарып җибәрә башлаячак.  Ул кәҗәләр урамдагы бер генә агачны да калдырмый бит!  Утыр­тып кына куябыз  юкәләрне, тагын  кимереп китәләр.  Авыл урамнарында  миләш, юкә, чыршылар үссә, ничек матур булыр иде. Сарыкларыгызны, кәҗәләрне чыгармагыз инде урамга.  Көтүгә куарга кирәк. Авыл башлыклары да  бу уңайдан халык белән аңлату эшләре алып барырга тиеш.  

***

Тиздән зиратларда өмәләр башлана. Барыгызны да  мәңгелек йортларда ятучы әби-бабаларыбызның, туганнарыбызның каберлекләрен чистартырга чакырабыз.  Картаеп, череп беткән агачларны, әрсезләнеп үскән, зиратны ямьсезләп торган куакларны күтәреп ятмасын безнең газизләребез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев