Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

5-68-03 телефонына шалтыратып эчегезне бушатыгыз.

Бәчек авылының Тукай урамына нибары бер чүп контейнеры куелган. Шул ук вакытта авыл башлыгының капка төбендә буш савытлар өелеп тора. Яз-җәй айлары чистарыну, чүпләрдән арыну вакыты, ә чүп контейнеры булмагач, ул чүпне тагын чокыр-чокырга түгәргәме инде?
Безнең Тау Иле урамына балаларны чыгарыр хәл юк - эт белән тулган. Алар әле ун- уникешәр генә иде. Хәзер ана этләрнең ничәшәр көчекләре барлыкка килде. Элек шул этләр аркасында тавык-чебешләрне чыгарырга куркып тора идек, хәзер - балаларны! Авыл җире булса да, бу этләрнең барысы да ач, кемгә дә булса ташланырга гына тора. Авыл башлыклары нәрсә карый? «Халык контроле» номерын бирегез әле!
Авыл җирендә үз эшен башларга куркучылар турында. Менә карагыз әле сез районнарда крестьян-фермер хуҗалыгын ачкан кешеләрне. Кемнеңдер әтисе, йә үзе колхоз председателе булган, кемдер бөтенләй зур нәчәльник баласы. И сөйлиләр инде шуларны мактап, кем күрсен! Алар фәлән меңәр баш каз үстерә, төгән сумлык сөт саткан! Гади, әтисе абзарыннан чыккан малайның авыл җирендә үз эшен ачып җибәреп, мантыганын күргәнем юк әле. Районда да, республикада да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев