Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

 Безнең авылда да узды ул бәйрәм һәм аны балалар сабан туе дип атасаң дөресрәк буладыр, мөгаен.

Чөнки мәктәп укучылары чыга да җырлый, чыга да бии. Соң беткәнме авылда җыр-моңга оста үзешчәннәребез, яшьләребез?! Шулай нык­лап әзерләнгән бәйрәмнең концерт программасын да тиешле дәрәҗәгә җиткерергә була торгандыр бит инде. Клуб хезмәткәрләренә хезмәт хакы болай гына түләнмидер. 

***

 Мондыйны авылда 50 ел яшәп тә күргән юк иде. Татар Танае сабан туен әйтүем әле. Үзем, авыру сәбәпле, бара алмадым. Оныгым телефонга төшереп кайткан иде. Рәхәтләнеп, гаҗәпләнеп карадым.
 

***

Ат чабышы узмый дип зарланырга яратабыз да инде. Әйе, Сабантуйның күрке булган ат чабышлары хәзер һәр җирдә дә үткәрелми. Мәсәлән, Норлатта барлыгы ике ат ярышты һәм аның икесе дә Татар Танаеннан килде. Бу егетләр булмаса, биредә дә узмас иде әле. Ике катнашучыга да сөлге белән конверт бирделәр. Беренче урынга 3 мең сум, икенче урынга бары бер мең сум салынган иде. Көлке бит инде бу, җә. Иртәнге алтыдан торып, 25 чакрым юл үткән кешене шулай кимсетергә ярыймы? Күп булсалар бер хәл, акчалары җитмәгән инде дияр идең, икәү генә бит...

Розалия Ибрагимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев