Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кечкенә генә гамәл дөньяны үзгәртергә сәләтле

Яшел Үзәнгә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы «Алдынгылар хәрәкәте» («Движение первых») гомумроссия төбәк иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең региональ бүлеге Советы Рәисе урынбасары Ләйсән Засыпкина килде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яшел Үзәнгә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы «Алдынгылар хәрәкәте» («Движение первых») гомумроссия төбәк иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең региональ бүлеге Советы Рәисе урынбасары Ләйсән Засыпкина килде. Шәһәребезнең 5нче гимназия­сендә ул «Алдынгылар хәрәкәте»нең Яшел Үзән төбәк бүлеге җитәкчесе Веста Калистратова, әлеге юнәлешнең лидерлары, мәктәп директоры Гүзәлия Нуриева, аның киңәшчеләре һәм педагоглар белән очрашты. Чарада Яшел Үзән медицина көллиятенең «Алдынгылар хәрәкәте» Советы рәисе һәм «Патриотизм» юнәлеше лидеры Рахматбой Джумаев та катнашты.

Кунакларны гимназия бик җылы каршы алды. Биюче нәни кызлар, туган татар телебез турында шигырьләр сөйләүче балалар, музейлар белән таныштыручы экскурсовод-укучылар беренче минутлардан ук һәркемнең күңелен яулап алды. Актлар залында укучылар тарафыннан Галиәскәр Камалның «Беренче театр» әсәреннән, аларның остазлары Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакленнән сәхнәләштергән өзекләр һәм «Егетләр» ансамбле чыгышы иң югары мактауга лаек булды.

– Кунакларны кайсы мәктәпкә чакырыйк дип уйлаганда, бер дә шикләнмичә 5нче гимназияне сайлап алдык. Сез иң кызыклы чаралар, чыгарылыш кичәләре һәм бәйрәмнәр үткәрәсез. Сезнең мәктәптә мин буыннар бәйләнешен сизәм, мондагы укучылар иң сәләтлеләре. Безгә һәрчак булышлык күрсәтәсез, ярдәм итәсез. Укучылар һәм мөгаллимнәр, сезнең алда баш иям, – дип белдерде Веста Калистратова.

– Сезнең музейларыгыз искиткеч. Мин тарих факультетын тәмамласам да, Александр Матросовның татар икәнен белми идем, чынлап әйтәм – белми идем! Минем өчен бу инсайт булды. Сез үткәргән «Барсиклар» бәйгесе, сәхнәдә куелган театр өзеге гимназия­дәге һәр баланың талантка ия булуын исбат итте. Остазларның укучылар белән мөнәсәбәте аерым игътибарга лаек. Сокланам. Без башкарган кечкенә генә эшләр дә дөньяны үзгәртергә сәләтле. Мәсәлән, шәхси йортыбыздагы подъездда идәндә яткан чүпне тиешле җиргә ыргытсак, башкаларга ярдәм итүебезне, тормышыбызда кечкенә генә булса да, яхшы эш башкаруыбызны аңлыйбыз. Хәзерге вакытта нинди игелек кыла алам икән, дип уйлап карагыз, үзегез генә, дусларыгыз белән. Нәкъ шундый адымыбыз аша тормышыбыз­ны һәм җәмгыятебезне үзгәртә алачакбыз, – дип билгеләде Ләйсән Засыпкина.

Очрашу барышында биредә яшүсмерләр һәм яшьләргә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Катнашучылар яшь буынны борчый торган темаларны күтәреп, фикер һәм идеяләре белән уртаклашты. Фикер алышу патриотик тәрбиядән алып, социаль инициативаларга һәм яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләренә кадәр киң мәсьәләләр спектрын колачлады.

Мәгълүмати белешмә

«Алдынгылар» балалар һәм яшьләр хәрәкәте – Россия җитәкчелеге инициативасы белән, яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру, илебезнең рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә балалар һәм яшьләрнең дөньяга карашын формалаштыру өчен 2022 елның 20 июлендә төзелгән гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте. Аның бүлекчәләре Россиянең һәр муниципалитетында ачылды, ә һәр мәктәптә беренчел хәрәкәт ячейкалары булдырылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев