Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кечкенә татар малае Россиянең Рекордлар китабына эләккән

Дөнья тирәли сәяхәт иткән вакытта Радамирга әле ике яшь тә булмаган.

Узган елның 25 декабрендә "Радамир белән дөнья тирәли сәяхәт" медиапроектының баш герое дөнья тирәли сәяхәтче дип игълан ителде ", - дип сөйләде Рөстәм Казанбаев. 
Радамирның әтисе сүзләренчә, сәяхәт 2019 елның 9 августыннан 1 сентябренә кадәр дәвам иткән. Сәяхәтчеләр өйгә кайткан вакытта, Радамирга 1 яшь һәм 364 көн була. 
Радамир әтисе Рөстәм һәм әнисе Лиана белән сәяхәт иткән. Рекордлар китабы өчен барлык шартлар да үтәлә. Алар өчен иң мөһиме - барлык сәгать поясларында булу һәм экваторны кимендә ике тапкыр кисеп чыгу. Казанбаевлар гаиләсе Казаннан Төркиягә очып китә, аннары Бразилия, Колумбия, Эквадор, Перу, Мексикада була. 
Мексикадан алар Япониягә, аннан Кытайга, аннары Казахстанга һәм Казанга очалар. 
Сәяхәт вакытында Радамир "Инстаграм" да үз сәхифәсен алып барган һәм чемоданын да үзе йөрткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев