Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кечкенә генә учак зур янгын сәбәбе булырга мөмкин

Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы хезмәткәрләре торак секторны һәм бакчачылык җәмгыятьләрен патрульлек итүне дәвам итә.

Яшел Үзән районында күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары һәм 8нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре торак секторда, шәһәр һәм районның бакчачылык ширкәтләрендә рейдлар үткәрә.

Май бәйрәмнәрендә һәм ял көннәрендә күп кенә кешеләр үзләренең йорт яны һәм бакча участокларында тәртип урнаштыра, бер үк вакытта шашлык кыздыра, чүп-чарны, корыган үләннәрне яндыра башлый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре раслаганча, учак, мондый җылы коры һава шартларында чүп-чар яндыру бик куркыныч. Теләсә кайсы, хәтта кечкенә учак та тиз арада зур янгынга әверелергә, җилле һава шартларында ут күршедәге корылмаларга һәм торак йортларга күчәргә мөмкин. Шуңа күрә хәзерге вакытта, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, участокларда ни дә булса яндыру катгый тыела.

Рейд барышында бер хокук бозучыны шунда ук табып алалар, аның участогы бакчачылык ширкәтенә керү юлында урнашкан була. Ир тимер мичкәдә коры ботакларны яндырган, барысы да тәртиптә булачак дип үзенә тулысынча ышанган. "Минем барысы да контрольдә, - дип аңлатты ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә. - Ут беркая да күчмәячәк, чиләк-чиләк су янымда гына, мин күзәтәм, беркая да китмим». Шуңа да карамастан, инспектор белән сөйләшкәннән соң учакны сүндереп, мичкәне су белән тутырган.

- Янгынга каршы махсус чор гамәлдә булган вакытта административ штрафлар күләме арта, - дип аңлата бакчачыларга ЗМР буенча ОНД һәмПР өлкән инспекторы Альберт Гайфетдинов. - Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200-400 мең сум штраф рәвешендә административ җәза каралган.

Мондый рейдлар барышында ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары 8 янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре белән берлектә өй яны участокларында янгын иминлеге чаралары турында белешмәлекләр тарата һәм саклану чараларын искә төшерә. Алар бакчачылар белән сөйләшә, сорауларына җавап бирә. Хәер, бакчачылар үзләре дә вәзгыятьнең бөтен җитдилеген яхшы аңлый.

Әлеге рейдларның төп максаты - шәһәр яны участоклары хуҗаларын янгын куркынычсызлыгы чараларына игътибарлырак булырга өндәү. Дача участоклары хуҗалары белән аралашканда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгыннар белән хәл уңай якка үзгәрсен һәм кешеләрнең гомере утта өзелмәсен дигән фикерне аңлатырга тырыша.
Резедә Юсупова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев