Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кечкенә авылның иман йорты һәрчак ачык

Нинди генә катлаулы заманнарда да әби-бабайларыбыз динебезне саклап калу өчен җаны-тәне белән тырышкан. Татар Наратлысы авылында, мәсәлән, җомга намазын, мәчет юк дип тормаганнар, Разыя апалар йортында укыганнар. Аллаһка шөкер, дингә караш үзгәрде, Исламны яшәү рәвеше итеп сайлаучылар да, әлһәмдүлиллаһ, көннән-көн арта бара.

Ни дисәгез дә, мәчетле авылның рухы бай. Шөкер, районыбызның 34 хуҗалыгы булган кечкенә генә Татар Наратлысында да иман йорты нур чәчә. Үзе җыйнак, якты, бөтен уңайлыклары булган бина 1996 елда төзелә башлап, үз ишекләрен 2000 елда ача. Авыл халкы өчен әйтеп бетерә алмаслык сөенечле вакыйга була ул. Мәчет төзелешендә башыннан ахырына кадәр булсын дип, йөгереп йөрүче Рәхимулла Ярулла улы Гайнуллин авыл мулласы итеп билгеләнә. Рәхимулла хәзрәт күп кенә авыл ир-атлары кебек яшь чагында колхозда механизатор, гаражда механик булып эшли. Соңрак умартачы булып хезмәт итә. Әтисе Ярулла, шулай ук, мулла булганлыктан, дингә мөнәсәбәт улына яшьтән сеңдерелә. Намаз укырга да әтисеннән өйрәнә. Ә дин сабакларын Карашәм мәчетенә йөреп ала. 

– Рәхимулла хәзрәт, сүзебезне шуннан башлыйк әле, бүгенге авыл имамы ничек яши?
– Аллаһка шөкер, дияр идем. Күреп торасыз авылыбыз кечкенә, шуңа да карамастан күпләр көнләшерлек менә дигән мәчетебез бар. Гаиләбез белән чистартып, юып, карап торабыз. Әле күптән түгел генә «Таттелеком» оешмасы ярдәме белән тәрәзәләрен алмаштырдык. Хәзер кышын да җил үткәрми. Иң мөһиме, авылыбызда биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый, намазларыбызны укыйбыз. Ураза, Корбан гаетләрен җиренә җиткереп үткәрәбез. 

– Хәзрәт, турыдан бәреп әйткәнгә үпкәләмәгез, яшегез инде олыгаеп бара, мөэзин Вәкил Касыймов та 80не узган икән. Сезгә алмашка килүче бармы? Гомумән авылда яшьләрне ничек калдырырга, дингә тартырга соң?

Дәвамы газетада №44.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев