Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кече Ачасырда янгын, беренче ярдәм - Олы Ачасырдан

"01" хезмәте пультына Кече Ачасыр авылында Первомайская урамындагы мунчадагы янгын турында хәбәр төнге унберләрдә килеп ирешә.

Ярдәм кирәк булган урынга иң беренчеләрдән булып, Олы Ачасырның ирекле янгын сүндерүчеләре, санаулы минутлар эчендә, килеп җитә.
Ләкин алар килеп җиткәндә, мунча тулысынча ут белән капланган, янгын биш метр ераклыктагы сарайга күчкән була. Көчле җил аркасында янгын тиз арада агач корылма буйлап тарала. 

Янгын сүндерүчеләргә авыл халкы да ярдәм итә, читтә калмый. Ирекле янгын сүндерүчеләрнең тиз һәм грамоталы эш итү нәтиҗәсендә ут тирә-якка тарала алмый.
Ул вакытка Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизонының төп бүлекчәләре дә ярдәмгә килә. ОП-Норлат һәм 154 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге көчләре белән тиздән янгынны туктаталар.

-Мондый очраклар авылларда ирекле янгын сүндерү дружиналары булдыруның мөһимлеген һәм кирәклеген тагын бер кат раслый, - дип үз фикерләре белән уртаклаша Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин. - Олы Ачасыр авылында ирекле янгын сүндерү хезмәтен 2011 елда оештырылды, һәм шул вакыт эчендә алар янгынга үз җирлекләре территориясендә генә түгел, күрше авылларга да барып, иң мөһим беренче ярдәмне күрсәтте, - дип сөйли Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин.


Резеда Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев