Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күчмә Кубок кемнәр кулында?

Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.

Традициягә кереп киткән бу бәйрәмдә Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасының барлык филиаллары да катнашты. Сәхнәдә нинди генә бию биелмәде?! «Бии белгәнгә бер такта да җитә», – дип әйтүләре хак икән.Чын мәгънәсендә кыздырдылар. Татар, рус, чегән, испан, гарәп халык, вальс һәм заманча төрдәге биюләр дә тамашачының, шулай ук жюри әгъзаларының күңеленә хуш килде. Жюрига бию белеме булганнар чакырылган иде. Осиново мәдәният йортының «Алтын» халык хореография коллективы җитәкчесе Шамил Сыннов, Осиново мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Александрова, Норлат балалар бакчасында эшләүче белгеч Наилә Гафияттуллина һәм башкалар бар иде.
Әлбәттә, бәйге булгач, җиңүчеләрсез булмый, ә аны иң көчлеләр генә яулый. Менә өченче ел рәттән инде Күчмә кубок Мулла Иле мәдәният йорты коллективында. Алар «матрослар» биюен башкарып, жюрине таң калдырды. 23 мәдәният йорты арасында сәләтле балалар, оста биюче апалар булуына чын күңелдән сокландык. Киләсе елга да безне дәртле биюләрегез белән сөендерерсез дип ышанып калабыз. Бу бәйгене оештыручыларга, Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Наил Харуновка, жюри әгъзаларына, тамашачыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Лилия Сибгатуллина.
Норлат

Фото: Молвино авылы төркеменнән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев